"Тикшерелгән бизнес" интернет-порталында "кире элемтә модуле" эшли башлады

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Кире элемтә модуле» интерактив сервисы «Тикшерелгән бизнес»интернет-ресурсында эшли башлады. Сервис үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнеска кире элемтә бирергә мөмкинлек бирә. "Кире элемтә модуле" - Татарстан Икътисад министрлыгына бизнесның инспектор визитыннан канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр һәм профилактик визитлар үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан кертелгән бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирүче кыска анкета. Анкета белән сайтта танышырга мөмкин https://provbiz.ru/interview.

Исегезгә төшерәбез, бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен 2017 елдан ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән төзелгән «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшли.

Проектның контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара бәйләнеше җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, типовой бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында сайтта https://provbiz.ru/ эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы тупланган: якынча 1 350 типовой бозу һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килгән тормыш ситуацияләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International