ФЗ-518 Федераль законы таләпләренә ярашлы рәвештә хәзерге вакытта муниципаль хакимият органнары тарафыннан җирне һәм капиталь төзелеш объектларын инвентаризацияләү буенча эш алып барыла. Һәр җир участогына һәм һәр корылмага хуҗаларның Росреестрда милек хокукы теркәлергә тиеш. Бары тик теркәлү генә хуҗага милеккә ия булу, файдалану һәм аның белән идарә итүнең тулы хокукын бирә.
Киләсе айда авыл җирлекләре фатирларны инвентаризацияләүне тәмамларга тиеш. Әгәр фатирда яшәүче гражданнар торакны хосусыйлаштыру процедурасын башламаса, авыл җирлекләре гражданнарның ризалыгыннан башка фатирны муниципаль милек итеп рәсмиләштерү өчен документлар тапшырачак. Ә гражданнар торакны социаль арендага алу турында килешү төзергә тиеш булачак.
Хөрмәтле район халкы, сездән фатир өчен документларыгызны тагын бер кат тикшереп чыгуыгызны һәм үз фатирыгызда яки муниципаль фатирыгызда яшәргә карар итүегезне сорыйбыз.
Сораулар туганда авыл җирлекләре секретарьларына мөрәҗәгать итәргә.