Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Югары Ослан муниципаль районының җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында экологик куркынычсызлык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен күчмә киңәшмә үткәрелде.
Үзәк территориаль идарә башлыгы вазифаларын башкаручы-Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге өлкән дәүләт инспекторы Р.Б. Аллахвердеев катнашучылар игътибарынаит эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьне саклау эшчәнлеге өлкәсендәге закон нормалары һәм таләпләре белән таныштырды.