Бүген, 11 сентябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында торак пунктларда урамнарны яктырту вакытын җайга салу, 2023-2024 елларның яңа җылыту сезонына котельняларның әзерлеге мәсьәләләре каралды, урып-җыю эшләренә һәм районның авыл җирлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауга йомгак ясалды.