Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә традицион рәвештә дүшәмбе көнне район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында узды.

Үзара салым һәм грантларны гамәлгә ашыру, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тоту, авыл җирлекләре территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр оештыру, җир кишәрлекләрен һәм Мөлкәтен инвентаризацияләү, авыл җирлекләре башкарма комитетларының ГИСОГД системасындагы эше, район сайтына яңалыклар бирү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International