Эшлекле дүшәмбе " киңәшмәсе

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында эшлекле дүшәмбе атна башында район Советының актлар залында узды.

Киңәшмә гадәттәгечә РФ Эчке эшләр Министрлыгының «Верхнеуслонский»муниципаль-ара бүлегенең район буенча оператив сводкасыннан башлана. Урып-җыю эшләренең барышы турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин хәбәр итте. Һәм бу бүгенге көндә төп бурычларның берсе, чөнки икмәк – бөтен нәрсәнең башы.

Алда кыш, җылыту сезоны. Аңа әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Черменский сөйләде.
Беренче сентябрьдә яңа уку елы башланды. Мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әхмәтова киңәшмәдә катнашучыларны мәгариф системасындагы яңалыклар, проблемалар һәм бурычлар белән таныштырды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Алеева йомгак ясады.

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Александр Федотов район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләрен, җирлек башлыкларын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының хәле белән таныштырды һәм муниципаль этапта катнашырга чакырды. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның барысы да якындагы шимбә, 16 сентябрьдә узачак «Милләтләр кроссы» ярышларына чакырылган иде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International