Югары Ослан авылының «Сады-3» микрорайонында балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз мәктәп автобусына утырту өчен тукталыш павильоны урнаштырылды.
Ата-аналар үтенече буенча безнең авыл җирлегендә мәктәп укучылары өчен 2 тукталыш павильоны сатып алынды һәм урнаштырылды. Хәзер башлангыч сыйныф балалары мәктәп автобусын көтеп, начар һава торышыннан ышыкланырга мөмкинлек алдылар.