Кичә «балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» 1999 елның 24 июнендәге 120 – ФЗ номерлы Федераль законны үтәүдә Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан районның 6 торак пункты буенча ведомствоара рейд үткәрелде.
Әлеге рейд барышында социаль куркыныч хәлдә булган, ведомство исәбендә торган, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган 8 гаилә килеп китте. Алкогольле эчемлекләр куллануга юл куймау, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү, аларны үтәмәгән өчен җаваплылык турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.