Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Урман хезмәткәрләре көн саен туган якның «яшел байлыгын» саклау һәм арттыру турында кайгырталар, район икътисады үсешенә, шулай ук уңай экологик хәлне саклауга үз өлешләрен кертәләр.
Хезмәт эшчәнлеге урман хуҗалыгы белән бәйле булган һәркемгә игелекле хезмәт, фидакарьлек, профессионализм һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм, эштә уңышлар телибез!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. А. Фәйрушин