Бүген, 19 сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. 6 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителгән: Җир, район үзәге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген үстерү, торак йортны газ белән тәэмин итүнең үзәк системасына тоташтыру һәм район территориясендә туризмны үстерү.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлгән һәм каралган. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны һәр сишәмбе 8:00дән 12:00гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итүне башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары шулай ук сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкара.
Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган) https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.