29 сентябрьдә Югары Ослан Дәүләт автоинспекциясе өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай-2023» республика конкурсының муниципаль этабын үткәрәчәк.
"Катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырырга һәм автомобиль йөртү буенча практик биремне үтәргә туры киләчәк. Конкурста катнашу өчен 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла. Гаризалар 27 сентябрьгә кадәр +7 917 224-31-51 (Кристина Владимировна) телефон номеры буенча кабул ителә", - дип хәбәр иттеләр район Дәүләт автоинспекциясендә.
Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны истәлекле һәм файдалы бүләкләр, шулай ук конкурсның республика этабында катнашу көтә.