Югары Ослан поликлиникасының иммунопрофилактика Кабинетында бу көннәрдә үзләрен грипптан һәм ОРВИдан сакларга теләүчеләр прививка ясатырга ашыгалар.
- "Совигрипп" вакцинасы белән җитәрлек күләмдә прививка ясыйбыз, - дип хәбәр итте безгә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова. - Эш вакытында поликлиниканың барлык ФАПларында, амбулаторияләрендә һәм иммунопрофилактика кабинетында прививка ясатырга мөмкин. Кирәк булса, хезмәт коллективларына барып вакцинациягә гаризалар кабул итәбез.
Медицина хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 2608 өлкән кеше, 357 бала, 110 медицина хезмәткәре, 15 йөкле хатын-кыз прививка ясалган.
Идел буе яңалыгы