Бүген, 25 сентябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында физик затлар тарафыннан салым бурычы, авыл җирлекләре территорияләреннән зур габаритлы чүп-чар чыгару, котельнялар эшләтеп җибәрү һәм районның мәгариф учреждениеләрендә температура режимын контрольдә тоту мәсьәләләре каралды.