Бүген Татарстан Республикасыннан ЛНРГА гуманитар йөкләр белән чираттагы колонна китте.
Партиянең Югары Ослан җирле бүлеге инициативасы белән безнең районнан Лисичанск һәм Рубежноега җимерелгән биналарны торгызу өчен 36 тонна кирпеч китереләчәк. Бу «Ключищинская керамика» заводы директоры Самаркин Вадим Александровичның спонсорлык ярдәме белән мөмкин булды, ул 40 пачка кирпеч бүлеп бирде. Моркваш яр буеннан шәхси эшмәкәр Горшков Вячеслав Иванович йөкне китерү өчен автомобильләр бирә.
Шоферларыбызга уңышлар телибез, ә иганәчеләргә игелекле эшләре өчен зур рәхмәт!