Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен азык белән тәэмин итү эше дәвам итә. Элегрәк 17 гаилә прессланган рулоннарда йорт хайваннары өчен печән һәм салам алган иде инде.
Йорт кошлары өчен ашлык өчен өстәмә гариза җыелган. Шушы көннәрдә мобилизацияләнгән гражданнарның 53 гаиләсе йорт кошлары өчен бодай рәвешендә ашлык алган. Иген һәркемгә шәхси йортларына китерелгән.
Фермер хуҗалыклары башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мобилизацияләнгән балаларның гаиләләрен азык һәм ашлык белән түләүсез тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.