29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышлар залында "Татарстан хатын-кызлары"Региональ иҗтимагый оешмасының конференциясе узды.
Конференциядә муниципаль районның хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Янтыкова катнашты.
Конференциядә биш мөһим мәсьәлә каралды. Катнашучылар 10 сентябрьдә узачак сайлауларны җәмәгатьчелек күзәтүендә хатын-кызларның катнашуына ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, 2030 елга кадәр хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итүнең Милли стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар үткәрү турында хисап тыңладылар.
Конференцияне "Татарстан хатын-кызлары"ҖЧҖ рәисе Зилә Вәлиева алып барды.