Бүген, 2 октябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү, гидротехник корылмаларның торышы, районның мәгариф учреждениеләрендә котельняларны эшләтеп җибәрү һәм температура режимын контрольдә тоту, туристлык инфраструктурасын үстерү һәм яңа объектларда төзелеш искәрмәләрен бетерү мәсьәләләре каралды.