Бүген, 2023 елның 2 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы утыз җиденче утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Утырыш эшен башкару өчен депутатлар утырыш секретаре итеп Килдеевка авыл җирлеге Советы депутаты Виктор Бурдин сайладылар.
Совет утырышы барышында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар:
«2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында»2022 елның 12 декабрендәге 28-382 номерлы Югары Ослан муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында;