Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм 2022 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге конкурслар ТР муниципаль берәмлек Советы тарафыннан 2006 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә.
«Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә Рәхмәт хаты белән Югары Ослан муниципаль районы Советының оештыру – хокукый һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы урынбасары Лазарева Татьяна бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, эшебездә уңышлар телибез!