2 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Зур укытучылар атнасы узды. 5,6 октябрьдә авыл укытучыларының VII Бөтенроссия съезды үткәрелде. Ул илебезнең бердәм белем бирү киңлеген ныгытуга, педагогик тәҗрибә белән уртаклашуга, авыл укытучыларының һөнәри осталыгын үстерүгә, шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Съездда авыл мәктәбен үстерүнең актуаль мәсьәләләре: авыл территорияләрен үстерү драйверлары буларак авыл мәктәпләренең роле; патриотик тәрбия, мәктәп яны участоклары продукциясен кулланып укучыларны тукландыруны оештыру, агромәктәпләр эшчәнлеге һәм өзлексез агробизнес-белем бирүне гамәлгә ашыру, кече территорияне социаль-икътисадый үстерү максатыннан мәктәп һәм предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлеге, остазлык турында фикер алыштылар.
Съезд эшендә Россиянең 69 төбәгеннән 150 дән артык мәктәп педагогы катнашты, шул исәптән безнең педагоглар Илдус һәм Римма Шәрәфиевлар да. «Авыл мәктәбе шартларында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру: инструментлар һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре» секциясендә алар өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Съездда катнашучыларда Илдус Әнвәр улының авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өйрәтү буенча укыту үзәге эше турында чыгышы зур кызыксыну уятты.
Съезд делегатлары бик күп кызыклы проектлар тәкъдим итте. Өйрәнерлек нәрсәләр бар иде! Аларның һәркайсы җир хуҗаларын укыту һәм тәрбияләү эшендә энергия һәм яңа җиңүләргә омтылыш алды.