Бүген Тәтеш районының "Колос" агрофирмасы базасында агымдагы елның 8 аенда терлекчелектә эш йомгаклары буенча зона семинары узды.
Эш йомгаклары турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов чыгыш ясады, ул республика терлекчеләренең эшен анализлады һәм сөт савуны киметүгә һәм терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.
Семинарда хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чара барышында алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле - "Коргуза" ҖЧҖ терлекчесе Александр Фокеев та бар.