Бөтен стильле каратэ буенча халыкара ярышлар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2023 елның 6-9 октябрендә Чебоксар шәһәрендә I Бөтендөнья Уеннары кысаларында бөтен стильле каратэ буенча халыкара ярышлар узды.

Бөтендөнья уеннарында дөньяның 25 иленнән ике меңгә якын спортчы, тренер, командаларның рәсми вәкилләре, судьялар катнашты. Россия җыелма командасы составында Россия Федерациясенең егерме биш субъектыннан вәкилләр чыгыш ясады.

Ярышлар программасына 14 төр көрәш кертелгән.

Югары Ослан спорт мәктәбе спортчылары тренер Иван Платцев җитәкчелегендә әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады:
Никита Платцев 1 урын,
Али Сапунов Кирилл 1 урын.

Спортчыларны һәм Иван Платцевны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлы стартлар телибез!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International