2023 елның 6 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә юниорлар арасында Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Югары Ослан спорт мәктәбе спортчысы Кузьмичев Даниэль әлеге ярышларда 89 кг авырлык категориясендә 340 кг күтәреп беренче урынны алды.хәзер Даниэль авыр атлетика буенча ноябрь аенда узачак Россия беренчелегенә әзерләнә.
Тренер Ришат Мансуров һәм Даниэльне югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр һәм сәламәтлек телибез!