9 октябрьдә яңа составта зур лицей советының беренче җыелышы узды.
3 октябрьдә лицейда укучылар үзидарәсе советының яңа составын сайлаулар узды. Комитетларның яңа рәисләре сайланды. Спорт комитеты рәисе итеп Кирилл Коновалов, социаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Анастасия Коновалова, РДДМ комитеты җитәкчесе итеп Диля Мәрданова, ММЧ комитеты өчен җаваплы итеп Арина Данилина сайлана, ә волонтерлар хәрәкәте рәисе итеп Анастасия Софронова сайлана. 5 октябрьдә Зур лицей Советы Президентын һәм вице-президентын сайлаулар узды. Совет президенты итеп Әмир Бакиров, ә вице-президенты итеп Софья Елихавкина сайлана.
Яңа составның беренче җыелышында лицей укучылары 2023-2024 уку елына эш планы, булачак чаралар һәм акцияләр турында фикер алыштылар. Шулай ук балалар «NEWNON» лицей радиосының эше турында сөйләделәр, аның өченче эфиры 5 октябрьдә узды һәм Укытучылар көненә багышланды. Мәктәп укучыларына үзидарә эшендә Иннополис лицееның тәрбия буенча директор киңәшчесе Рима Огородникова зур ярдәм күрсәтә.