9 октябрьдә «беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау тантанасы була.
Чарада хөрмәтле кунаклар катнашты: Гөлфия Абдуллина - «беренче хәрәкәт» төбәк бүлекчәсенең муниципаль берәмлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы, Сергей Осянин - Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, һәм Ирина Алеева - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
Хөрмәтле кунакларның үгет - нәсихәт сүзләреннән соң беренче остазлар ышаныч даирәсенә басалар һәм хәрәкәт принциплары буенча яшәргә һәм аның кыйммәтләрен сакларга тантаналы вәгъдә бирәләр. Остазларга һәркайсына дуслык һәм бердәмлек символы итеп кигән күкрәк билгесе һәм беләзек тапшырылды.
Тантанада катнашучыларның барысы да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарды. Чара традицион кычкыру белән тәмамланды.