- Әлбәттә, өстенлекле өлкәләрнең берсе-сәламәтлек саклау. Кешеләр үзләре яшәгән җирдә сыйфатлы медицина хезмәтләре алырга тиеш", - дип саный Россия Президенты Владимир Путин.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү бара. Әйтик, агымдагы елның сентябрендә Иске Рус Маматкозино авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды, анда 164 кеше һәм 5 бала хезмәт күрсәтелә.
Ачылышта Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишакин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, модульле ФАП безнең районда инде 15нче булды.
#Марафон Хезмәте #Хезмәт Кешеләренә