Югары Ослан районы ФАПларына дефибрилляторлар килде

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә Югары Ослан районы ФАПларына дефибрилляторлар (26 берәмлек) килде.

Аларда эшләргә фельдшерларны тәҗрибәле табиб реаниматолог Гани Пулат улы Абдуллоев өйрәтә. Фельдшерлар аппаратураны җентекләп өйрәнделәр, үз сорауларын Гани Пулатовичка бирделәр.

✅ Хәзер Югары Ослан районы ФАПларында медицина хезмәтләренең киң спектрын алырга мөмкин, ә илкүләм проект кысаларында куелган яңа җиһазлар аларның сыйфатын күтәрә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International