Республика профсоюз комитетының яшьләр советы утырышы

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 11 октябрендә Казан шәһәренең Хезмәт Сараенда дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты яшьләр советы утырышы узды.

Югары Ослан муниципаль районы профсоюз яшьләр советының эш практикасы турында район яшьләр советы рәисе Алина Салахова уртаклашты.

Утырышта шулай ук республика конкурслары нәтиҗәләре каралды, яшьләр советы әгъзаларының профсоюз чараларында катнашуы планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International