Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2023 елның 13 октябре, җомга

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 27 октябрендә сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын Югары Ослан авылы, Чехов ур., 18 адресы буенча уздырырга планлаштыра.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International