Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һөнәри бәйрәм алдыннан юл тармагы хезмәткәрләрен котлады.
Юлчыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, ул барлык планнарны уңышлы тормышка ашыруга ышаныч белдерде.
Юл-төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Сергей Викторович күренекле хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.