Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе

2023 елның 13 октябре, җомга

Дөнья күләмендә 8 ел рәттән «Татарча диктант» акциясе уза. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту.
Бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 нче елда ул алтынчы тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40 тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республикасының барлык районнары һәм Казан шәһәренең югары уку йортлары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә «Татарча диктант» аудиториясе 10 тапкыр артты һәм миллионнан артык катнашучы җәлеп итте.
Югары Ослан районында акция 13 нче октябрьдә 10 мәйданчыкта узды. Ә район үзәгенең Яшьләр клубында район җәмәгатьчелеге җыелды. Аларга дикант текстын Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Дәүләтшина Г.И. укыды.
Диктант нәтиҗәләрен 30 коннән соң код сүзен язып http://diktant.tatar  сайтына кереп белеп булачак.

Дәүләтшина Г.И., район координаторы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International