1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда Өлкәннәр декадасы оештырылды: бәйрәм чаралары, очрашулар, спартакиадалар, акцияләр, оештыручылар һәм инициаторлары - җирле хакимият, предприятиеләр, һәм, бу бик сөендерә, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар.
Бүген без хәйрия акциясендә иң актив катнашкан һәм чәчтараш хезмәте күрсәткән авылдашларыбызга рәхмәт әйтәбез. Өйдә дә, салонда да бушлай хезмәт күрсәтүдән 26 пенсионер файдаланган.
«Өлкәннәр декадасы» кысаларында хәйрия акциясендә актив катнашканнары, актив тормыш позициясе өчен Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүген Карасева Юлия, Корнева Наталья, Гайсина Василя, Карпова Людмила бүләкләнде.
Бүләкне район башлыгы урынбасары Сергей Осянин 16 октябрьдә район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәдә тантаналы шартларда тапшырды.