Владимир Путин: "кешенең уңышлы киләчәге сыйфатлы белем һәм күпкырлы үсешкә бәйле»
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыруны тәэмин итү максатыннан районда ел саен «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачыла, алар авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем бирү сыйфатын яхшырту өчен шартларны камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Агымдагы елда әлеге проектта «Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ һәм «Бурнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»МББУ катнаша.
Югарыда санап үтелгән мәктәпләрдә укучыларның табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге уку предметларын һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерүдә белемнәрен киңәйтү, шулай ук заманча җиһазларда Физика, Химия, Биология уку предметлары буенча уку материалын практик эшкәртүне арттыру мөмкинлеге барлыкка килде.
#Марафон Хезмәте #Хезмәт Кешеләренә