Казан шәһәрендә безнең район катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Яңгырлы һава торышына карамастан, районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре актив катнашты, чөнки шәһәрлеләр безнең продукцияне бик көтәләр.
Яңа сыер ите, йорт кошлары һәм куян ите берничә сәгать эчендә сатылып беткән. Шәһәрлеләр яңа фермер сөте өчен чиратта торалар. Кондитерлык продукциясенең киң ассортиментын ярминкәгә "Услонский"кооперативы китерә. Быел шәхси йортлар активлык күрсәтә.
Киләсе ярминкә 2 атнадан соң-4 ноябрьдә узачак.