Яңа Чишмә авылында ир-атлар командалары арасында «Татарстан яңа гасыры»призына волейбол буенча финал ярышлары узды.
Безнең районнан ярышларда Югары Ослан авылының Яшьләр-яшүсмерләр клубы командасы катнашты һәм өченче урынны алды. Ярымфиналда безнең спортчылар Саба районына отты (1: 2), алар беренче урынны алдылар.