Район авылларында 2024 елга үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары дәвам итә. 2023 елның 20 октябренә 15 җыен үткәрелгән. 12 җыен уңай карар кабул итте. Ләкин, кызганычка каршы, ике очракта (Юлдуз һәм Шлангтагы Завод урамы) җыеннар халыкның аз килүе аркасында уздырылмаган. Бер очракта (Шеланга авылының Кооператив урамы) халык су белән тәэмин итү системасын ремонтлау буенча куелган теманы хупламаган.