НОК буенча Иҗтимагый совет утырышы

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет утырышы бүген район Советының кече залында узды. Утырышны Совет рәисе Элеонора Серебрякова алып барды. Утырыш эшендә Совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Анкеталауның арадаш нәтиҗәләре каралды, эштәге кимчелекләр ачыкланды, карар юллары билгеләнде, эшләрнең тәмамлану вакыты билгеләнде.

Югары Ослан районы мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре Иҗтимагый совет тарафыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенә тәкъдим ителәчәк.
муниципального района состоялось сегодня в малом зале Совета района. Вела заседание председатель Совета Элеонора Серебрякова. В работе заседания приняли участие руководитель аппарата Совета Людмила Никитина, заместитель руководителя 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International