Районның күп кенә торак пунктларында хәзерге вакытта 2024 елга гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары үткәрелә.
2023 елның 30 октябренә 15 авыл җирлегендә, 36 торак пунктта җыеннар билгеләнгән. Җыеннар инде 20 торак пунктта уздырылган, 19 җыеннар узган дип танылган. 3 торак пункт территориясендә җыеннар уздырылмады.
Гражданнар җыеннары бөтен торак пункт территориясендә дә, торак пункт территориясенең бер өлешендә дә уза ала. Мәсәлән, майдан, Шеланга, Түбән Ослан, Яр буе Моркваш авыл җирлекләре халкы территориянең бер өлешендә, ягъни торак пунктның билгеле урамнарында гражданнар җыеннарын үткәрү инициативасын күтәрде.