2 ноябрьдә район мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив эше буенча секторының, Югары Ослан туган якны өйрәнү музееның һәм Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы идарәсе уртак тырышлыгы белән авыл хуҗалыгы Көнен бәйрәм итү кысаларында күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә хәзерге авыл эшчеләренең фотосурәтләре, шулай ук архив фотосурәтләре һәм документлары, шул исәптән «Красный дол» совхозы һәм «Кураловский»совхозы тәкъдим ителгән.
Чакырылган ветераннар документларны һәм фотоларны кызыксынып карадылар, аларда үзләрен яки хезмәттәшләрен һәм дусларын таптылар.