Хөрмәтле икътисадчылар сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Икътисад өлкәсе югары квалификация, сабырлык һәм төгәллек кенә түгел, ә алдан күрүчән, акыллы карарлар кабул итүне дә таләп итә.
Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү сезнең эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле.
Барлык икътисадчыларга да кызыклы һәм уңышлы эш, куелган бурычларга ирешүләрен телим. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, сәламәтлек, игелек һәм иминлек! Бәйрәм белән!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. А. Фәйрушин