Югары Ослан районында РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «демография» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә 2022 елда республиканың медицина оешмаларына 63,5 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән диспансерлаштыруга - 38 314 кеше.
Агымдагы елда 58,5 мең гражданны колачлау планлаштырыла. Бүгенге көндә район хастаханәләрендә инде 56 634 өлкән яшьтәге авыл кешесе булган.
игътибарлы булыгыз!