Роспотребнадзор телефон «кайнар линиясе» кысаларында такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча консультацияләр үткәрә

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге телефон «кайнар линияләре» кысаларында кулланучыларга такси һәм каршеринг кулланганда транспорт хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр бирәчәк.

Кулланучыларга консультация 2023 елның 14 ноябреннән 24 ноябренә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) үткәреләчәк.

Консультацияләрне ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге телефоннары буенча алырга мөмкин: 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге: 8-800-555-49-43 (тәүлек әйләнәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International