Бүген, 13 ноябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, салым бурычы, районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларның һәм педагогларның температурасын контрольдә тоту һәм торак пунктларда урамнарны яктырту мәсьәләләре каралды.