Узган шимбәдә "Чемпион" УСЗда укучылар арасында бадминтон буенча Югары Ослан районы Беренчелеге узды.
Ярышларда биш мәктәптән спортчылар катнашты: Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Ослан гимназиясе, Печище урта гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе, Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Өч яшь төркемендә 55 бадминтончы районда иң яхшыларын ачыклаган.
Үзләренең яшь төркемнәрендә җиңүчеләр: Смирнов Владислав (гимназия), Мөхетдинова Камила (гимназия), Козлова Анастасия(Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе), Зиатдинова Ләйсән(Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе), Баймяшкин Аркадий (Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе), Корнев Никита (Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе).