Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү кысаларында Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдиновның «ТР пространственный Планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев белән эшлекле очрашуы узды.
Очрашуда институт директоры урынбасары Максим викулин, территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Эрик Терегулов һәм бүлекнең әйдәп баручы белгече Зилә Минһаҗева катнашты.
Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү буенча алдагы планнар турында фикер алыштылар, аның составына биш муниципаль район, шул исәптән Югары Ослан районы, шулай ук районнарның социаль-икътисади стратегиясе мәсьәләләре, үсеш векторлары һәм булган проблемалар – боларның барысын да Казан агломерациясенең һәм аңа якын территорияләрнең мастер-планын эшләгәндә исәпкә алырга кирәк.