Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды.
Бу этапның озынлыгы Татарстанда 72 км тәшкил итә.ул республиканың Чувашия белән чикләреннән Р241 Казан - Буа - Ульяновск автомобиль юлы белән киселешкә кадәр башлана. Бүген Татарстан һәм Чувашиягә туры килгән 153 км автомагистраль кертелде.