Районга җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелде

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә районыбызның барлык социаль-мәдәни учреждениеләре биналарында җылылык бар.

Җылыту сезоны алдыннан барлык 94 котельнаяны җылыту чорына әзерләү буенча зур эш алып барыла. 2023-2024 елларда җылыту чорында эшкә әзерлекне бәяләү буенча Комиссия барлык котельняларны эшкә әзерлеген тикшерде. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләре ачыклаган хокук бозулар вакытында бетерелгән.

Әлеге эш нәтиҗәләре буенча районга 2023-2024 елгы җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International