Бүген Югары Ослан гимназиясендә игътибарның зурысы 2 елдан бирле оешып килә торган татарча тәрбия һәм аерым фәннәр татар телендә укытыла торган сыйныфларга юнәлдерелде.
Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы уку процессының һәр ягы белән кызыксынып йөрде: татар теле, музыка, хезмәт, рәсем дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен, педагогларның хәзерлеген, укучыларның дәресләрдәге активлыгын күреп бик кәнәгать булып калды ул.
"Рәхмәт хезмәттәшләремә. Алар арасында татар сыйныфлары җитәкселәре Алсу Рәшит кызы Сибгатуллина (2 кл.), Резедә Рашат кызы Тазиева (1 кл.), татар теле укытучысы, яшь укытучыларның остазы Рузалия Әнвәр кызы Зиһаншина бар. Ә инде гимназия директоры Зөһрә Гомәр кызы Айзатвафинага милли сәясәтне тормышка ашыру буенча күрсәткән хезмәтләре өчен зур рәхмәтләребезне юллыйбыз", - дип сөйләп бирде үзенең күргәннәре белән уртаклашып, Гөлгенә ханым.