Волжск шәһәренең Спорт сараенда Республиканың атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры Олег Наумов призына Марий Эл Республикасының атказанган тренеры Гомәр Мөхәммәтҗанов истәлегенә Б классы буенча XII традицион турнир узды.
Югары Ослан районы исеменнән тренер Владимир Капитоновта шөгыльләнүче дүрт спортчы чыгыш ясады. Дүрт көнлек турнир нәтиҗәләре буенча Югары Ослан мәктәбе укучылары Кирилл Матвеев һәм Глеб Мазанов үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә көмеш һәм алтын медальләр яуладылар.
Ярышларда Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия һәм Әстерхан шәһәрләреннән 199 спортчы катнашты.