Түбән Ослан авыл җирлеге вәкиле Александр Бирюков Югары Ослан муниципаль районы Советының яңа депутаты булды.
Район Советы депутатларына аны Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов чираттагы утырышта тәкъдим итте. Яңа коллегасына таныклык һәм мандат тапшырды Марат Галимҗан улы аңа җирлек һәм район халкы файдасына эшендә уңышлар теләде.